
19 нчы көн. #Әдәбимарафон Зифа КАДЫРОВА "Урланган яшьлек"
Үзең кара инде, Хәлим абый, яңгырлар башланганчы эше бетсә, яхшы булыр иде. - Хәлим Зөһрәгә күтәрелеп карамаска тырышты, машинасына утырды да кабаланып китеп тә барды. Хәлимнең үзенең дә эше күп иде шул, көз якынлаша, бәрәңге алыр вакыт та җитеп бара. Әле печән дә кайтып бетмәгән, эшче куллар җитми. Эчеп йөрсәләр, йөриләр, авылда эшкә чыгыйм дигән ир заты юк, хатыннары ничек түзәдер? Зөһрә, Зөһрә… чир булырсың, ахрысы, син миңа. Хәлим ятса да, торса да Зөһрә аның күз алдыннан китмәде. Чит хатын-кыз белән шаярган ирләрне һич өнәми иде, менә хәзер үзе дә шул ятьмәгә эләгеп бара түгелме соң?... 63 нче бит #ЗифаКадырова #урланганяшьлек #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Казан #Таттелеком #44
80
0