19 нчы көн #әдәбимарафон Галия Сафиуллина "Сыналган мәхәббәт"

19 нчы көн #әдәбимарафон Галия Сафиуллина "Сыналган мәхәббәт"

Бүләк ит син миңа ак шомыртлы, Ал сиреньле язның назларын. Бәхет кошың булып тибрәтермен Күңелеңнең нечкә таҗларын. Әле ярый син очрадың миңа, Синең белән мин бик бәхетле. Безне таныштырган алсу таңга, Язмышыма мең кат рәхмәтле... Бүләк ит син миңа ал таңнарны, Таң кошының моңлы тавышын, Челтерәп аккан изге чишмәләрнең Инешләргә агып барышын. Бүләк ит син миңа бәхет кошын, Баш очымда сайрап торганын. Бүләк ит син миңа бу тормышның Ак төстәге бәхет урманын. Әйе, мәхәббәт яшәргә көч бирә. Бигрәк тә сыналган мәхәббәт... 206-207 нче битләр #ГалияСафиуллина #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #АкБүренәшрияты #Таттелеком #44

Тэглар:

82

0