19нчы көн. Лилия Закирова. Язылмаган китап.

19нчы көн. Лилия Закирова. Язылмаган китап.

19нчы көн #әдәбимарафон2025 ...Аннан соң мин синең белән очраштым. Синең белән сөйләшү минем уйларымны 180 градуска үзгәртте! Синең күңелең саф эчеңдә тамчы да мәкерлек юк. Бүгенге заманда бу алтыннан да югары бәяләнә. Дөрес, синең йөрәгең яралы, күңелеңне якыннарыңа карата үпкә телгәли. Тик бу усаллыктан, явызлыктан түгел, гаделсезлектән җаның бәргәләнгәнгә шулай. Сиңа бик күп сынаулар аша узарга туры килгән. Тик беренче карашка нәни кызчыктай көчсез булып күренсәң дә, син - көчле рухлы хатын - кыз, Зөлфия! Тормышта һәркем үз сынаулары аша үтә, авырлыкларны җиңеп чыныга. Шунсыз булмый. Бу - тормыш. Тик юлыңда нинди генә каршылыклар очраса да, аларны җиңеп, чын бәхеткә ирешәчәксең син, мин моңа ышанам! Син дә ышан! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЛилияЗакирова #Язылмаганкитап #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

364

0