
19 нче көн. Әдәбимарафон2025 Гөлназ Мәссарова Ялгышмы, язмышмы?
Бердәнбер кызы Гөлфинәсе урыс егетенә кияүгә чыгарга тора. Димәк, кызы «изгеләр» белән бизәлгән йортка килен була. Никахлап бирергә дип үстергән балаңны чиркәүгә илтергәме? Әллә түреңдә муенына тәре аскан киявеңә никах укытыргамы? Ә бала? Онык туса, нишләргә? Исем кушаргамы, әллә изге суда коендырыргамы? Аның Гөлфинәсе күз карасы Гуляга әйләнерме? Сораулар күп – җавап юк. Рушания әкрен генә урыныннан торды да кызын япкан бүлмә ишегенең биген ачты. – Җаны теләгән, җылан ите ашаган, – дип кенә әйтә алды ана. Күзләрен урыс мәхәббәте томалаган кызны инде ананың илереп елавы гына куркыта да, кызгандыра да алмый. Күкрәк сөтен имезгәндә тәүфыйкълы, иманлы бул балам, дияр урынга, бәхетле, бай бул дип теләү фаҗигаседер, бәлки? Рушаниянең уйларын бары бер сорау бораулый: – Ялгышыммы, әллә соң бу язмышмы?!
80
0