Тукай сүзе

Тукай сүзе

Шагыйрь Тукай! Туган халкым горурлыгы, Милләтемнең бөек улы син! Шигъри әсәрләрдә бирә алдың Халкыбызның йөрәк җылысын. Ерак гасырлардан килә торган Халкыбызның күңел кылларын, Шатлыкларын, кайгы-хәсрәтләрен, Сызлануларын син җырладың. Тарихында ниләр кичермәгән! Күпме күргән татар милләте... Бөтен татар халкын рухландырган Иң кирәкле сүзне син әйттең!... Юлдаш итә халкым Тукай сүзен, Шатланганда, күңел тулганда... Син халкымның бөек бер вәкиле - Туган халкым бөек булганга!... (84 нче бит)

Тэглар:

60

0