19нчы көн #әдәбимарафон2025 Зифа Кадырова "Синсез килгән язлар"

19нчы көн #әдәбимарафон2025 Зифа Кадырова "Синсез килгән язлар"

Алсу, балаларын озатып, төнлә генә такси белән урап кайтты. Төннең буе сөйләшә-сөйләшә чәй эчтеләр. Ахирәте, авылдагы хәлләрне сөйләгәч: – Балалар аңламаслар, мине гаепләрләр дип курыккан идем. Башта икесе дә елап та алдылар, бик гарьләнделәр бугай, урамга да чыкмадылар. Авыр, аларга да, бик авыр, – диде. – Бер елга чаклы авыр булыр, аннан җиңеләя, диләр, бәлки, шулайдыр да, тик шул бер елны түзү бик авыр шул. Мин дә шул ел үткәнне көтәм. Уйламаган көн юк, көн генә түгел, сәгать саен уйлыйм, кая төртелсәм, аның берәр нәрсәсе ята, йөрәк шундук искә алып елый башлый. Әнә, теге олы яңа туны эленеп тора, ул юк, – дип, Фирая авыр сулады. – Кемгә бирәсең, халык бай бит хәзер.

Тэглар:

84

0