
Вәрис Гали " Тимерсез әти". Хикәя.
19 нчы көн. #әдәбимарафон2025 Әйе, күкрәген тутырып орден-медальләр белән кайтмады ул. Тылда да кеше җилкәсе артына качып йөрмәде. Ил-көн алдында йөзе ак. Җиңү көнен якынайтуда аның - Мөбарәкҗанның да өлеше бар. Җиңү хакына аның да газиз каны түгелгән. Алгы сызыкта сугышмады ул, алгы сызыктан да ерак тормады. Ашаган белми, тураган белә дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Алгы сызыкка вакытында җитәрлек патрон-снаряд ташып, сугышчыларга тәмле ашлар пешереп ашатырга да кирәк бит. Орден-медале юк, дип кимсенеп йөрмәсен балалары. Кеше сүзе кеше үтерә, диләр, авылда әллә нинди сүз таратучылар табылыр. Бала-чага аларны күңеленә бигрәк якын кабул итә. Бигрәкләрдә рәхимсез, аяусыз сугыш булды бу. Халык бихисап кырылды. Аларның авылыннан да фронтка киткән ирләрнең яртысы да әйләнеп кайтмаган. Күпме яшь гомерләр өзелде, авыллар яндырылды, шәһәрләр җимерелде. Тылда - авылда да томыш җиңелдән булмаган. Икмәк урлаган дип, әллә ничә кешене төрмәгә утыртканнар. Җиңү шатлыгына караганда югалту ачысы күбрәк халык йөрәгендә. Шушындый вакытта бала-чага сөйләшүен чынга алып, сүз ара сүз китеп, үзенә дә: " Сугышта булмагандыр", - дип, кырын карый башласалар... Авылда дус бар, дошман бар... Кичке аш янында барысын да - ничек авылдан чыгып китүеннән башлап, обозга эләгүен, үлем белән күзгә-күз очрашуларын, яралануларын, анда бүләк өчен сугышмауларын һәм аны сорап алмауларын, җиңүдә үзенең дә өлеше керүен, алар алдында намусы чиста булуын ашыкмыйча гына, түкми-чәчми сөйләп бирде. Аның хикәятен тыңлаганда, җәмәгате елап та алды. Сөйләп бетерде дә, күңеле җиңеләеп калды, иңеннән тау төшкәндәй булды. Балаларының да күзләрендә аңа мәхәббәт, аның белән горурлану чаткылары кабынган иде. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ВәрисГали #Тимерсезәтихикәя #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #Нурлатмарафончылары #58нчетөркем
215
0