19 нчы көн Мәдинә Маликова "Тылсым"

19 нчы көн Мәдинә Маликова "Тылсым"

Әлифәнең йөрәге жу итте. Юкка булмаган икән. Хат Әнәснең күршеләреннән иде. «Адресыгызны Әнисәдән таптырып алдык та сезгә хат җибәрергә булдык, — диелгән иде анда. — Йөрәгебез түзмәде. Энегезнең хәле мөшкел... Килсәгез, яхшы булыр иде. Безнең телефон...» Икенче көнне таңнан Әлифә шәһәрара телефон станциясенә йөгерде. Үзендә телефон юк иде әле. Әнәс чирләгәндер дип коты алынган иде, Аллага шөкер, сау-сәламәт икән. Аргы баштан ир кеше читләтеп-йомшартып нидер аңлатмакчы булып азаплана иде, трубканы хатыны тартып алды булса кирәк: — Кармен өйдән чыгып китте, Әнәс эчүгә бирелде, балалар караусыз калды, — дип ярды да салды. ...Анда барып кереп, өй эченә бер күз ташлауга, Әлифә хәлләрнең чыннан да бик аяныч икәнлеген аңлады: өй җыештырылмаган, балаларның өс-башы керле, ашарга рәтле ризык юк иде.

Тэглар:

129

0