Вәрис Гали. " Җирән бәрәне"

Вәрис Гали. " Җирән бәрәне"

18 нче көн #әдәбимарафон2025 Иртәгесен абзарга чыгуы булды, артыннан ияргән Җирән сарыклар янына сикереп керде дә теге бәрәнне имезә дә башлады. Куркытмаска булды. Атнадан артык имезеп үстергән бит инде. Сыер савып утырганда нәрсәдәндер шикләнеп борылып караса, эт бәрәнне, көчеге кебек, сыртыннан кабып чыгып бара. Эшен бетергәннән соң, чиләген кертеп куеп, бакча ягына чыккан иде, бәрән тирес өстенә менеп баскан, янында көчекләр уйнап йөри. Өемнең бер почмагына Җирән сузылып яткан. Бәрәнне, күтәреп, яңадан сарыклар янына кертеп куйды ул. Артыннан ияреп килгән эткә: - Башка тиясе түгел, ишетсен колагың! - дип, бармак янады. Хәзер инде әтисенең фаразлавы рас килә. Күңеле барыбер сизенгән икән. Өлкәннәр тормыш тәҗрибәләреннән чыгып фикер йөртәләр шул. Шунлыктан аларның үзсүзләнүләренә аптырарга да, рәнҗергә дә кирәкмидер. Җирәннең бәрәнне бүтән күтәреп чыгып киткәне булмады. Рәйсә шешәдән сөт эчертеп үстерде аны. Кеше күрмәгәндә, кача-поса гына, Җирән дә имезгәләп йөрде бугай. Җәй җитеп, малларны болынга куа башлагач та, көтүгә озатып кала, авыл башына ук барып каршы ала иде ул аны... Бу - авылыбызның яңа яуган кардай сафрак чагы, узган гасырның сиксәненче еллар уртасы иде. #ТатарстанКитапНәшрияты #ВәрисГали #Җирәнбәрәне #Нурлатмарафончылары #Миллионтатар #58нчетөркем

Тэглар:

110

0