
ЯЗМЫШЫММЫ, ӘЛЛӘ ЯЛГЫШЫМ
Яшьләрнең су буенда тезелешеп басып җырлаган "Назалы" жыры кичке тынлыкны тибрәтеп, болын буйлап таралды, су агымына кушылып, еракларга кадәр ишетелде. Аннары җырны бию көе алмаштырды. Гармунчы аны бүген гадәттәгедән дәртләнебрәк, әллә ни бии белмәгән аякларны да селкетерлек, колагына аю басканнарның да күңелен җилкетерлек итеп уйнаган төсле тоелды. Уртага биергә ак җирлеккә кара төрткеләр төшкән, күбәләк канатлы күлмәк кигән кыз чыккач, егетнең уйнавы тагын да шәбәйде, бармаклары гармун телләре буйлап йөгерде генә, ә күзләре кызның һәр хәрәкәтен, һәр сыгылмасын, һәр әйләнүен күңел түренә салып барды. "Ничек тә бүген бу кызны күздән ычкындырмаска, ничек булса да озата кайтырга, ничек тә эләктерергә". Кисәк кенә бию көе өзелде. Егет гармунын тиз генә "Алып кайтырсың әле", дип, дустына тоттырды да, ук шикелле, караңгылыкка атылды. Ак күлмәкле кыз таудан менеп бара иде инде. Артыннан йөгерүче барлыгын искәргәч, кыз адымын тизләтте, аннары йөгерә үк башлады. Егет аны капка төбенә җитәрәк куып тотты да, биленнән эләктереп тә алды. –Җибәр, юләр, – дип, бәргәләнгәндәй итте кыз. Ә үзенә искиткеч рәхәт иде. Бу рәхәтлек кайнар дулкын булып бөтен тәненә таралды, йөрәген ялкын биләде, битенә ут капты. –Юк, җибәрмим! Күпме көттем бит мин бу минутны. Яратам мин сине, аңлыйсыңмы, я-ра-там! –Беткән ди сиңа кызлар. Әнә күпме кыз син дип җан ата. –Минем күземә син генә күренәсең. Зинһар, качма инде миннән. Минем гел синең белән генә буласым килә. Егет кызны тагын да ныграк кочаклады. Ул арада ишегалдында ниндидер тавыш ишетелгәндәй булды. Рәзинә тартылып егетнең кочагыннан ычкынды да, капкага ыргылды.
193
0