Әминә

Әминә

– Сәгыйть, Сәгыйть, югалма күземнән, югалма тагын! – Әминә апа, бастырылып, йокысыннан уянып китте. Ай Аллам, тагын шул төш! Инде күпме җәфаларсың икән син мине, Сәгыйть, төшләремә кереп? Гомер буе, гомерләр буе бит! Узган, беткән дип, уйламаска тырышкан саен, ник җәфалыйсың син мине? Онытырга тырышудан ни файда соң, янымда нәкъ үзеңә охшаган улың йөреп ятсын да. Әле елга буеннан киләсең каршыма, әле өянкеләр янында көтеп торасың. Чакырасың үз яныңа, йөгерепләр килгәнемне күрәсең дә, югаласың кинәт кенә. Уйларыннан арынып, янында йоклап яткан иренә күз салды Әминә... Ишетмәгән бугай, ишетсә, тыныч кына йоклап ятмас иде. Белә бит иренең холкын, кемнең исеме белән саташасың дип, тузынырга күп сорамас. Куркак мең үләр, дигәннәре дөрес икән шул. Гомерлек яралар калдырыр мәхәббәткә тулы көннәрне, мәңгелек сер итеп ничекләр йөрәгеңдә сакларга кирәк. Үзе генә белә, инде ничә еллар, утлар булып ялкынланып янмаса да, һаман кузлары көйри бит йөрәгендә. Сәгыйть... Шул исемне әйтүгә үк, дертләп китә аның йөрәге. Язмышыңны үзгәртер, мәхәббәт утларында яндырыр кеше, барыбер сине үзе эзләп табар, эзләп кенә тапмый, чыгар ул каршыңа бер килеп дигән уйлар, аның да башына кереп чыккалыйлар иде инде бу вакытта. Үсеп, инде егетләр каратырлык чибәркәйгә әйләнгәч, һәрвакыт күрше авылга туган апасы янына барыр булды Әминә. Кунак кызы, әлбәттә, утырмага, аулак өйгә килә инде. Үз авылының егетләрен санламаган булып, чит авылда егетләрнең чибәре көтеп торгандай тоела инде кунак кызларга. Әминә дә шулай сайланды, сүз кушып караган егетләрне тиңләмәгән булды. Ә беркөнне... Әйе, ул көнне күңеле ашкынды нигәдер. Апасының чакырганын да көтеп тормады, китте кунак кызы тагын утырмага. Бәйрәм көн дә булгач, яшьләр клубка җыелганнар икән бүген. Клуб алдына килеп керү белән, үзенә кемнеңдер бик төбәп караганын сизде ул. Уттай яндырып алган карашның хуҗасын эзләп, үзе дә сиздерми генә тирә-якка күз салды. Өермә эчендә калган бөтерчектәй, күзләре төрле якны айкады һәм мәхәббәт бөркегән карашларын үзенә төбәгән күзләргә мөкиббән китеп барып туктады. О

Тэглар:

159

0