18 нче көн Мәдинә Маликова "Тылсым"

18 нче көн Мәдинә Маликова "Тылсым"

Карчык атналар буе урыныннан кузгала алмый сырхаулап яткан, кереп хәлен белүче дә булмаган икән. Хәер, районның социаль яклау бүлегеннән беркетелгән бер хатын, атнага ике тапкыр килеп, кибеттән ипи-сөт сатып алып бирә икән үзе, әмма өйне җыештыру, әбине юындыру ише эшләр аның вазифасына керми икән шул. Күрше мәктәптән өлкән класс кызларын җибәреп караганнар икән дә, тегеләр бусагадан да атлап кермәгәннәр, шундук, борыннарын җыерып, тәртәләрен кире борганнар. Яшьләрне матурлыкка, яхшыга өндибез, ләззәтләнеп күңел ачарга өй рәтәбез. Хаста-хәлсезләрне тәрбияләргә өйрәтүче бармыни? Әлифә исә нәкъ менә шушында үзенең бик кирәкле, хәтта алыштыргысыз кеше икәнлеген аңлады. Шундук җиң сызганып эшкә кереште: коридордагы газ плитәсендә чиләк-ләгән белән су җылытты, әбекәйнең укмашып каткан чәчләрен аралый-аралый юындырды. Аннары идәнне ике кат юып чыкты. Соңрак, нур иңгән, сабын-шампунь исе аңкыган җиләс бүлмәдә, тузаны сөртелгән абажурлы лампа яктысында кара-каршы чәй эчеп утырганда, әбекәйнең күзләреннән яшь акты. Бәхетеннән елый иде ул.

Тэглар:

135

0