Күзләреннән яшьләр таммасын. Айшанур

Күзләреннән яшьләр таммасын. Айшанур

Әтиләрен озаткач соңгы юлга Әниләре калды ялгызы. Ике улының берсе сыйдырмады Ялгыз калган ятим карчыкны. Көнне төнгә ялгый-ялгый Санады ул үткән көннәрне. Үткәннәрне искә төшерә-төшерә Көтте балаларын һәркөнне. Ике баһадир үстерде бит ана Ике лачын очырды күкләргә. Ике улының берсе дә кайтмады Әниләренең хәлен белергә. Бик нык бетеренде карчык Соңгы еллар хәлен алдылар. Җыерчыклы битләреннән аның Бертуктамый яшьләр тамдылар. Рәнҗемәде ана балаларына Картлыгына бары сукранды. Эшләре күп улларымның, - диеп Үзен юатырга тырышты. Ялгызлыкны авыр кичерсә дә Сер бирәсе килмәде ананың. Тирә-күршеләре ярдәм итте Хәлен белде ялгыз ананың. Рәнҗетмикче зинһар әнкәйләрне Күзләреннән яшьләр таммасын. Ана күңеле ул барын да кичерә Күңелләрдә керләр калмасын.

Тэглар:

157

0