18 нче көн. #Әдәбимарафон2025

18 нче көн. #Әдәбимарафон2025

Фәнис Яруллин ЙОКЫСЫЗ СӘГАТЬЛӘР Йә, нихәл, карак төн, Килдеңме кунарга? Әллә соң килдеңме Йокымны урларга? Соңгардың шул инде, Бичара, карак төн. Мин инде йокымны Күптәннән югалттым. Бәлки, ул киткәндер Сугышка, фронтка – Әтигә ияреп Кергәндер ул утка. Туң җирдә яткандыр, Суларга баткандыр. Ә кайтыр юлларын Карурман япкандыр. Кем белә: бәлки, ул Югалган язларда? Ә бәлки, беренче Шигырьне язганда?! Үзем дә белмимен Ул кайда калгандыр. Бәлки, ул мәхәббәт Утында янгандыр. Ә бәлки, ачлыкның Тозлы күз яшендә Кинәт юк булгандыр, Әверелеп яшенгә. Югалттым мин аны Бик иртә – гомергә. Саулыгым белән ул Калдымы чит җирдә?! Җилбәзәк берәр кыз Алдымы шаярып? – Онытып йөриме Бирергә кайтарып. Йокысыз калырга Булды шул сәбәпләр. Санасаң – бер гомер Йокысыз сәгатьләр, Тынгысыз сәгатьләр.

Тэглар:

71

0