
ГАБДУЛЛА ТУКАЙ "КЫРЛАЙ ӘКИЯТЛӘРЕ"
📚❄️ XXX әдәби марафон ~ 18 нче көн ~ Шамгунов Эмир ~ 3 яшь Бик хозур! Рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат; Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап. Юкә, каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләр Берлә бергә үсә аллы-гөлле гөлләр, гонҗәләр. Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр; Һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр. Үпкәлиләр чәчкәләрне төрле төсле күбәләк– ләр килеп, киткән булып, тагын да шунда чүгәләп. Бервакыт чук-чук итеп сайрый Ходайның кошлары; Китә җаннарны кисеп, ярып садаи хушлары. Монда бульварлар, клуб һәм танцевальня, цирк та шул; Монда оркестр, театрлар да шул, концерт та шул. Зур бу урман: читләре күренмидер, диңгез кеби, Биниһая, бихисаптыр, гаскәри Чыңгыз кеби. Кылт итеп искә төшәдер намнары, дәүләтләре Карт бабайларның, моны күрсәң, бөтен сауләтләре. Ачыла алдында тарихтан театр пәрдәсе: Аһ! дисең, без ник болай соң? Без дә Хакның бәндәсе. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #Татарстанкитапнәшрияты #ГабдуллаТукай
163
0