18 нче көн. Март бураны. Чыңгыз Мусин.

18 нче көн. Март бураны. Чыңгыз Мусин.

18 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Март бураны. Көтмәгәндә көчле буран купты, Бар дөньяны карга урады. Көннәр инде язга авышса да, Котырынды мартның бураны. Җир белән күк бергә тоташтылар, Көннәр тагын кышка ялганды. Илһамланып назлар көткән мәлдә, Дәртле күңел гүя алданды. Кеше күңеле бит ашкынучан, Канатлана язлар килгәндә. Тик кайвакыт туа каршылыклар, Максатларга җиттем дигәндә. #ЧыңгызМусин #МартБураны #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

379

0