
Гөлара Шәрипова "Тормыш кадерләре арта икән"
18нче көн #Әдәбимарафон2025 Тормыш кадерләре арта икән, Кими барган саен гомерләр... Яшәү учагыңа ут өстисең, Сүрелмәсен диеп, күмерләр! Тәмен белеп калыйм дигән сыман Өйрәнәсең тормыш сөяргә... Вакыт җитә "Кумыйм сине дөнья, Булганына шөкер!" - дияргә! Гомер йомгакларын сүтә-сүтә, Ел артыннан еллар йөгерә... Мал тупларга инде ашкынмыйсың Иңне баскан тормыш йөгенә... Яши-яши арта бара икән Тормышларның яме, тәмнәре... Тәмен белеп яши белгәч кенә Сүнмәсенче гомер шәмнәре!!! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГөлараШәрипова #Тормышкадерләреартаикән #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
105
0