
18 нче көн Әдәбимарафон2025
Нәрсә соң ул бәхет?Бу сорауга Җавап бирә һәркем үзенчә: Ә минемчә, саулыгына сөенеп Яшәүләре -бәхет дөньяда. Бәхеттер ул, әгәр исән булса, Тормыш биргән әти-әниең. Икеләтә бәхет-ала алсаң Хәер-фатихасын аларның! Бәхеттер ул-тулы гаиләң булса, Җан сөйгәнең, газиз балалар Дәү әнием, дәү әтием диеп, Оныкларың өзелеп торсалар. Бәхеттер ул, әгәр яшәү көчен, Таба алсаң һәрчак үзеңдә. Тыныч таңда алсу кояш чыгып, Нур балкытса синең йөзеңдә! М. Төхфәтуллина
194
0