
18 нче көн Разил Вәлиев Яшә, көмеш кыңгырау!
Яшә, көмеш кыңгырау! Үз итте безне елгалар, Эшкә дәште басулар. Ил гизсәк тә, йөрәкләрдә Басылмады ярсулар. Чәчәк җыйдык, гөмбә җыйдык, Ял иткәндә урманда, Булыштык без абыйларга, Җәен иген урганда. Вакыт таптык уенга да, Яндык кояш нурында. Тизрәк барып мәктәпләргә, Сөйлик шулар турында. Каршы алыр укытучы, Каршылар классташлар. Көмеш авазлы кыңгырау Тәүге дәресне башлар. Гел елмаер безгә кояш, Баш тыгып тәрәзәдән. Китәрбез белем иленә – Таныш түгел эзләрдән.
226
0