Дилбәр Булатова " Ана догасы"

Дилбәр Булатова " Ана догасы"

18 нче көн. #әдәбимарафон2025 ...Кышкы төн. Кечкенә йортның тәрәзә капкачларын өзеп-йолкып алырга теләгәндәй, буран котыра. Җылы мич янындагы сәкедә сугыштан яраланып кайткан егет ята. Әни карчык ястү намазын укый. Укып тәмам итә дә сорый: – Габдрахманым, Гомәрем кайсы якта? – Әнә, көнбатышта, – ди егет. Ана, улы күрсәткән якка борыла да, озын-озак итеп дога кыла. – Әмирем кайда? Егет инде йоклап китеп бара. – Балакаем, сиңа әйтәм, Әмирем кая, дим? – Япониядә ул, әнкәй, көнчыгышта. Карчык инде шул якка карап укый. Төннәр буена шулай, таңнар беленгәнче… …Анага алты улының да исән кайтуын күрергә язган була. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ДилбәрБулатова #Анадогасы #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

110

0