Нинди серләр яшеренгән синдә?...

Нинди серләр яшеренгән синдә?...

Нинди серләр яшеренгән синдә?... Һәр карашың синең - ут- ялкын... Ул карашың... яндырып ала да, Бозлы су да сибә... Әй, салкын! Шул бер караш! Сихри, уттай караш! Әйт, син, иркәм! Мине Нинди упкыннарга ташлыйсың?... Ташлыйсың да Шундук йолкып алып, Янган йөрәгемне Парә-парә телә башлыйсың... Бу дөньяда берни, берни юктыр Ул карашка каршы торырлык... Телгәләнгән, янган йөрәгемә, Дару табып, ярдәм бирерлек... Ә шулай да, Әгәр күрми торсам, Синең шундый утлы карашны, Үрсәләнә, ярсый башлый күңел, Актара ул төрле тарафны. Йөрәк көтә, йөрәк өметләнә, Нәрсә кирәк инде аңарга?! Аңа ялкын кирәк! Чөнки йөрәк Бирелгәндер бары янарга... Нинди серләр яшеренгән синдә?... Әйтче, сеңелем! Белсәң, әйдә, үзең җавап бир... Юктыр... Син үзең дә җавап табалмассың, Чөнки Мәхәббәт ул үзе бөек сер!... (134 нче бит)

Тэглар:

72

0