
18 нче көн. Мәдинә Маликова "Тылсым"
Кире трамвайга утыргач, Лениза тәрәзәгә карап басты. Тик урам манзарасын күрми дә кебек, үз уйларына чумган иде. Мидхәт аны беренче күргәндәй баштанаяк күздән кичерде һәм ихтыярсыздан Әнисә белән чагыштырды. Әйе, аларның аермасы—җир белән күк арасы иде. Лениза буйга Мидхәт белән бертигез диярлек, биек үкчәле танкетка кигәнгә, калкурак та тоела. Юка көлсу чәче тигезле-тигезсез булып маңгаен каплаган, беразы соры күзләренә үк төшкән, ян-яктан иңнәренә тиеп тора. Хәзер мода шундый: кызлар, мунчадан чыккач чәч тарап тормыйлар, диярсең. Сыны төз, чандыр Ленизаның, спорт белән шөгыльләнгәнгә—тәне тыгыз. Джинси чалбары, күкрәкләрен кысып торган, кендектән югары кара кофтасы бик килешле. Ачык изүенә катлы-катлы сары чылбырлар салынган. Ясалма алтыннан. Кыскасы, егетләрне бер карауда җәлеп итәрлек үк булмаса да, төшеп калганнардан түгел. Модный киенгән, сынын—туры, башын югары тоткан мондый кызлар тормышта үзенекен ала... Кинәт Лениза борылып, кистереп карап куйды. Мидхәт керфекләрен аска төшерде..
Сылтамалар:
196
0