Вакыйф Нуруллин "Җавап бир кеше"

Вакыйф Нуруллин "Җавап бир кеше"

Әнә шул Исмәгыйль бүген тагын кайтты. Әле күптән түгел генә әнисенә кышлык утын кайтарып киткән иде. Бу юлы бәрәңгесен алышырга кайткан булса кирәк. Бәхете олыды Маһисәрвәрнең картаймыш көнендә. Малае гына түгел, килене дә бик ипле, бик уңган нәрсә булып чыкты. Икесе дә әни дип өзелеп торалар. Аз куйганда да аена бер тапкыр кайтып китми калмыйлар. Каралты- курасын төзәтеп, мал-туарына кышлык печән әзерләп торалар. Быел яз көне генә өен сипләтеп, түбәсен калай белән яптырып киткән иде шушы малай. Инде менә бәрәңгесен алышырга кайткан. Их, шайтан малай, Ханәфиләр турыннан үтеп ки- тешли тукталып та китмәде, ичмаса, шул Исмәгыйль! Туктаса, Ханәфи теге чактагы дорфалыгы өчен гафу үтенеп, тагын бер тапкыр телевизорын төзәтү хакында сүз кузгатып карамакчы иде. Бәлки, бу юлы миһербаны килеп төзәтеп бирер иде. Туктамады шул. Күрәсең, Ханә- финең башын тишү аның эше булмаган. Нахак сүз кемгә дә авыр тия шул ул. Шуңа шулай выжлатып кына үтеп киткәндер.

Тэглар:

58

0