
Бар, син кызым, һәрвакыт алга! Айшанур.
Әти-әни безгә юл күрсәткән, Зур тормышка чыгарып җибәргән. Балам диеп янып-көеп торган, Изге теләкләрен теләгән. Тормыштагы һәр уңышым минем, Әти-әниемнең уңышы. Аларның изге теләкләре белән Алга бара минем тормышым. Әниемнең изге догалары, Саклап йөртә мине юлларда. Әтиемнең хәер-фатихасы, Күп көч бирә миңа тормышта. Мин бәхетле! - димен бу тормышта, Әтием-әнием җирдә сез барга. Күңелемдә йөртәм сезнең сүзне: Бар, син кызым, һәрвакыт алга!
Сылтамалар:
85
0