17 нче көн. #Әдәбимарафон2025

17 нче көн. #Әдәбимарафон2025

Резедә Вәлиева. УЛЫМА Гомереңдә әгәр авыр хәлгә калсаң, Юл табалмый аптырасаң, арып талсаң, сөйгән ярың Йөз чөерсә, якыннарың, Исеңә төшер бу дөньяда анаң барын. Исеңә төшер сине сөйгән йөрәк барын, Шул бәлаңә мең бәлаләр өстәп тагын, Беркем сөймәс хәлгә калсаң, ким булсаң да, Син табарсың саф мәхәббәт, ялкын анда. Ана күңеле синең өчен мәңге утта, Син димичә торалмый ул бер минут та, Синең өчен тик ул шулай көя белә, сөя белә Гомере буе суынмыйча. Куанычың булса, тагын аңа кил син, Бер шатлыкны ике шатлык итә бел син. Борчулардан арыган йөрәк бер юансын, Елый-елый, көлә-көлә бер куансын.

Тэглар:

66

0