Дилбәр Булатова "Чәк-чәк ник "чәк-чәк?""

Дилбәр Булатова "Чәк-чәк ник "чәк-чәк?""

17нче көн. #әдәбимарафон2025 Ашарга пешергәндә нык-нык чисталык кирәк: ризыкка бер чәч бөртеге дә коелырга тиеш түгел. Үзең дә катып-батып бетмәскә тиешсең. Әнә, песине күрәсеңме, гел юынып кына тора. – Шулай шул, – дип ризалашты кыз. Хуш исле сабын белән кулларын юды, ап-ак яулыгын, аллы-гөлле матур алъяпкычын бәйләде. Нәнәсе уклау, куна тактасы алды. Бер тирән савытка йомырка сытты да оныгына блендер белән туглый торырга кушты. – Мин бит тугламыйм, мин выжлыйм! – дип көлде Гөлчәчәк, йомыркаларны күпертә-күпертә. – Элек без йомырканы агач савытта агач кашык белән туглый идек, – диде әби. – Ул чакта “выж-выж” түгел, “тук-тук” дигән тавыш чыга иде. – Ә чәк-чәк ни өчен “чәк-чәк” дип атала? #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ДилбәрБулатова #Чәк-чәкник“чәк-чәк”? #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

183

0