
Тәүбәгә килү
Кызу килгəн машина, тузан өере куптарып, капка янына килеп туктады. Нурия сыер сава, ə улы Самат аңа сыенып, җиленнəн сиптереп чыккан ак сөткə карап утыра иде. Ул əтисен күрү белəн, кулларын як-якка җəеп, каршы йөгерде. Айнур аны кочаклап кат-кат югарыга чөйде. Самат рəхəтлəнеп көлде. Азактан ихата буйлап куышып йөрделəр. – Җитте, – диде Нурия, Айнурның белəгеннəн тотып. – Əйдə, аш суына. Вəлəкин аталы-уллы адəм балалары уеннарын дəвам итте. Нурия сөт тулы чилəген болдырга куйды да, күтəрмəгə утырып, аларны күзəтте. – Ачыкмадыңмы əллə? – диде ул бераздан, үпкəлəгəндəй. – Əйдə, эшкə соңга каласың. Айнур токмачлы аш ашап, яңа савылган сөт эчте. Чəйне нишлəптер өнəп бетми, сирəк-мирəк кенə эчə. – Рəхмəт, җаным! – диде ул, Нуриянең битеннəн үбеп. – Тəмле пешергəнсең, телемне йота яздым. – Печəнне чабып бетердеңме əллə? – Ыһы! – Берүзеңə... авыр булгандыр? Нурия, күзлəрен тутырып, Айнурга текəлде. – Авыр, дип ни?... Белəсең дə инде, мин балачактан печəн чабып үстем. – Мине ияртмəдең шунда. Барыбер ашханəдə эш булмады. – Теге... Аннан соң... күрше авыл Ринат ярдəм итте, – диде Айнур, шамакайланып. – Кем ул? – Ə-ə-ə, син белмисең аны... "Беларус" тракторы белəн күл ягыннан кайтып килə иде. Биш-ун минутта калган өлешне чапты да бетерде. – Бəхиллəдеңме соң? – Үзе кат-кат рəхмəт əйтте: туйларында баянчы булган идем. – Алай булса ярый – кешедə бурычың калмасын! Ышанды бугай... Айнурның юкка-барга Нурияне хафага саласы килмəде. Болай да артык борчыла, көялəнə. Күптəн түгел, район хастаханəсендə сакласалар да, кабат авыры төште. Икенчегə бала табарга җыенган иде, барып чыкмады. Шифаханəдə дəваланырга тəкъдим иттелəр... Айнур капкадан чыгып клуб ягына атлады. Шунда эшли ул, мөдир булып. Мəктəптəн соң мəдəният-агарту техникумын тəмамлады. Армиягə алдылар. Ерак Көнчыгышта, Тын океан буенда хезмəт итте. Курай белəн баянын автоматка алыштырды. Исəн-сау йөреп кайтты. Ярты ел да үтмəде, үзе кебек клуб мөдире, күрше авыл кызы Нуриягə өйлəнде. Районда, семинарда очраклы рəвештə бергə утырганнар иде, шунда ныклап таныштылар. Төштəн соң
319
0