
Тәүбәгә килү
Айнур, башына кепкасын киде дə кызу атлап чыгып китте... Өченче тапкыр алар күрше авылда, туйда очраштылар. Əлфия, яшь кəлəш, кунакларны кысрыклап, Гүзəлне Айнурның каршысына китереп утыртмасынмы?! – Чүегез əле, тс-с-с... Якын дустым Гүзəл матур җырлый! – диде ул, ап-ак тешлəрен җемелдəтеп. – Айнур, "Туй күлмəге"н уйнале! – Эһе!... Бармаклар, шуны гына көткəндəй, баян төймəлəре буйлап йөгерде. Гүзəл Айнурның күзлəренə текəлде. Күтəрə алмады бу матур, көйдергеч карашны ир, күзлəрен читкə алды. Кушымтаны уйнап беткəч, кызыкай баянга кушылды. Туй күлмəге ак ефəктəн, Кызлар – гүя аккошлар... Аклык бит ул, сафлык бит ул, Яусын əле алкышлар! Кайдан чыга бу сихри моң-аһəң?! Төрле шəлəй-вəлəй җырчыларны күп күрде Айнур. Тик бəлəкəй генə авылда шəфкать туташы булып эшлəгəн кызның җырны шулкадəр аңлап, җиренə җиткереп, өздереп башкаруы баянчыны хəйран калдырды. Менə тавыш, моң, ичмасам! Шушы онытылмас мизгелдəн табын таралганчы Гүзəл белəн Айнур күз-карашлары белəн "аңлашты". Байтак җырларны бергə башкардылар. Табын таралыр алдыннан Гүзəл халык җырын сузды: Каз канатларын санадым, Тезелеп кагынганда. Тулган айга мин карармын Өзелеп сагынганда, – дип, Айнурның күзлəренə тутырып карады. Ə нигə "айга мин карармын" диде?... Җырда бит "тулган айларга карадым" дип җырлана? Бу сүзлəргə баянчыдан башка игътибар итүче булмады. Ни-нəрсə бу? Əллə Гүзəл миңа гашыйкмы?
98
0