Урланган яшьлек

Урланган яшьлек

17 нче көн #әдәбимарафон2025 Урланган яшьлек Яңа ел да килеп җитте. Зөһрәнең әлегә яшереп саклаган сере беленә башлагач, ул иренең кулын корсагына куеп: - Син каршы түгелме? - диде, серле генә елмаеп. Ире башта аңламыйчарак торса да, бу - сиңа яңа ел бүләге , син ризамы шуңа, әтисе, дигәч,Әмирхан шатлыгыннан хатынын бүлмә буйлап күтәреп әйләндерде. - Бар бит ул бәхет, бар, юкка эзләмәгәнмен мин сине, бәгырь алмам.

Тэглар:

87

0