
Фәнис Яруллин "Никтер төшми әле убылып"
17нче көн #әдәбимарафон2025 Кыяларга исемнәрне яздык, Мәңге торсын диеп янәшә. Вакыт яңгырлары исемнәрдән Калдырмады ләкин бер нәрсә. Урамнарны йөз кат урый-урый, Айлы кичтә антлар бирештек. Тора-бара антлар онытылды, Ятлар булып кына күрештек. Бер-беребезнең исемнәре белән Якты йолдызларны атадык. Ул йолдызлыр атылып юкка чыкты, Кыйпылчыкларын да тапмадык. Әллә жилләр, әллә агымсулар Араларга керде ургылып. Икәү бергә менгән таулар гына Никтер төшми әле убылып. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ФәнисЯруллин #Никтертөшмиәлеубылып #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
378
0