
17 нче көн Әдәбимарафон2025
АК ЮРГАН Карлы көртне урап уйлар йөри, Табигатьнең ачмак хурларын. Күпме мәртәбәләр җиргә япкан, Ак мамыклы йомшак юрганын? Ак юргандай акмы күңелләрем, Төшкән тапны каплый алырмы? Изге булып иңгән юлдашларның, Бәгыренә шомнар салырмы? Шомнар салмый, бәгъзе хислеләргә, Назлар өмет итеп юл сар да Калдыр әле керсез күңелемне, Бермә-бергә киҗе ак карда... Бураныңа тынгы өермә бир, Төннәреңә пакьлык сибелсен. Кочагыңа бөтереп ал, тибрәт, Ашкынуым гөлгә күмелсен. Миләүшә Ахмадулина
186
0