17 нче көн. Мәдинә Маликова "Тылсым"

17 нче көн. Мәдинә Маликова "Тылсым"

—Исәнме, Мидхәт! Ярый әле очрадын. үзем сезгә барып килергә дип тора идем. Кич белән, безнекеләр эштән кайтуга, сезне кунакка чакырабыз. Хәзер тавык суйдырам. Абыеннарга ныгытып әйтеп куй: җыелышып килегез! Рәхәтләнеп сөйләшеп утырырбыз бер. —Мин китәм,—дип, кулындагы сумкасын болгап куйды Мидхәт. —Нишләп алай бик тиз? —Йомышны үтәдем, сөйләшәсен сөйләштек. Иртәгә безнең спорт лагерында смена башлана. —Ай Алла, сезгә рәтләп рәхмәт тә әйтә алмый калабыз бит! Әнисә кичә генә кайтты. Күрми дә китәсен бит, болай булгач... — Күрдем. Әнә бит!—дип ияге белән тыкрыкка ымлады Мидхәт. Әлифә ашыгып ул күрсәткән тарафка атлады, кулын болгап: —Әнисә! Кил әле монда!—дип кычкырды.—Мидхәт абыен бит бу! Сине коткарган... — Кирәкми, кирәкми!—дип, кыенсынып аны бүлдерде Мидхәт.—Ашыгам. Автобустан калуым бар... Сау булыгыз! Һәм ашыгып китеп барды. Әлифә уфтанып, Әнисә сәерсенеп анын артыннан карап калдылар.

Тэглар:

312

0