Унҗиденче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Зифа Кадырова "Яраларың белән яратырмын"

Унҗиденче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Зифа Кадырова "Яраларың белән яратырмын"

Күркә! Ы-ых-х, дип аяк типте, үзенең көчсезлегенә ачуы килде. Китмәкче иде дә, Саматка «күрка» сүзе чынлап та күркәгә кызыл чүпрәк күрсәтү белән бер булды. -Күркәме?! Саматның кызуы җиткән, беләгеннән эләктереп алып Асияне читкә өстерәде. Кил эле, кил, кая, күрсәтәм мин сиңа күркәне. Асия аяк терәп тартышып караган иде дә, Саматның бер тартуы булды, тагын кочагына кереп чумды. Ошап китте әле миңа, беренче күргән көннән дип бирле кызыгып йөри идем, түземлек бетте, үртәшә-үртәшә, Самат Асиянең иреннәренә үрелде. Аларны күзәткән әби, яшьлеген исенә алыпмы, һич китә алмады, әле тагын сүзгә катыша... 121 нче бит #ЗифаКадырова #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #китап #татартеле #әдәбият #үзүсеш #44

Тэглар:

67

0