
17 нче көн #әдәбимарафор Галия Сафиуллина "Сыналган мәхәббәт"
Зарифның хатын ачты. «Кадерлем, күгемнең кояшы, төнемнең йолдызы, күңел бакчамның иң зур чәчкәсе Зәйтүнәм! Бу хатны ничек булса да азагына чаклы укып чык, зинһар! Мин бу дөньяда сине генә яраттым, яратам һәм яратачакмын! Башка кешене күңелемә кертмәячәкмен, гомерем буе сине генә көтәчәкмен! Син мине ташлап киткәннән бирле, мин яшәмим, җирдә шәүләм дә гәүдәм генә йөри. Жаным үлде минем, Зәйтүнәм! Ни өчен тыңлап та тормый ташлап киттең соң син мине? Бер-берсен яраткан кешеләр аңлашырга тиешләр бит! Ә син мине тыңламадың. Каян эзләргә дә белмим үзеңне. Әбиең дә әйтми. Нигә шулай югалдың син? Безгә аңлашырга кирәк иде, Зәйтүнәм! Минем гаебем юк бит, барысы да алдан уйланылган булган. Сәрия белән әтисе фотосурәтләргә чаклы төшергән. Хәзер, шул фотосурәтләр белән куркытып, мине Сәриягә өйләндермәкче булалар. Әйе... Иртәгә Сәрия белән миңа никах укыталар. Мине куркак җан дип уйлый күрмә, зинһар, мин бернәрсәдән дә курыкмыйм. Сәриянең тиздән баласы булачак. Ул балага минем катнашым юк, мин ул кызга бармагым белән дә тотынмадым һәм тотынмаячакмын да! Шул туачак бала хакына гына риза булдым, ләкин мин Сәрия белән тормаячакмын һәм аңа кагылмаячакмында. Мин инде хәзер язын яфрак ярмаган, җәен чәчкә атмаган, ә көзен саргаеп кибеп беткән агач сыман яшәрмен. Мин сине, бары тик сине көтәчәкмен, Зәйтүнәм! 92-93 нче битләр #ГалияСафиуллина #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #АкБүренәшрияты #Таттелеком #44
65
0