
Хәсән Туфан.Сүз кушасы килә талларга
17 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ХәсәнТуфан #Сүзкушасыкиләталларга #ТатарстанЯзучыларБерлеге #Миллионтатар #НурлатМарафончылары #58нчетөркем Уйга талган Ялан таллары... Шундый уйчан аулак таңнарда Сүз кушасы килә талларга: -Сезне дәме матдә алдады, Уйга талган ялан таллары? Шундый уйчан аулак таңнарда, Танышларын күргән шикелле, Туктый кеше, узып китешли, Һәм баш ия моңсу талларга, Шундый уйчан аулак таңнарда. Сүз кушасы килә талларга, - Әйтерсең, тал татарча белә! - Белми дә бит, чиксез мәңгедә Тере хәлдә очрый алганда, Сүз кушасы килә талларга: -Сезне дәме матдә алдадылар Чиксез өмет, Чикле җан биреп, Үзенең тик бер атламы итеп? - Чикләп шундый чая җаннарны, Сезне дәме матдә алдады? -Сез беләмсез кая барганны? Тере хәлгә килгән бу матдә Каядыр бит бара, әлбәттә. Яфрак ярып - санап заманны, Сез беләмсез кая барганны? Уйга талган ялан таллары Дәшми генә яфрак яралар, Дәшми генә карап калалар Кеше кая китеп барганны... Уйга талган ялан таллары.
95
0