17нче көн Зифа Кадырова "Синсез килгән язлар"

17нче көн Зифа Кадырова "Синсез килгән язлар"

Урамда көз, салкыннар килә, шау чәчәккә күмелеп утырган бакча да моңая, чәчәкләр дә, гомер үтте, диешеп, таҗларын коеп, соңгы көннәрен яшиләр. Чәчәкләр коелган, тик яфраклар һаман да яшел, матур чәчәкле чакларын оныта алмыйча утыралар кебек. Беренче кырау, салкыннар аларны аяктан егар, алар бу дөньядан китәрләр. Тик алар орлык калдырып китәләр бит. Фирая, эш белән булып, шул орлыкларны да җыярга оныткан. – Күр, Алсу, кешедә чәчәк гомере, без дә бит үсәбез, чәчәк атабыз, кем беләндер кушылабыз, балалар калдырабыз, әнә алар да орлыкларын коеп утыралар, ә без беләсеңме ни өчен орлыкларны җыябыз, чөнки кабат язлар киләсенә ышанабыз, әйе, ышанабыз, чөнки шунсыз яшәп булмый. Дөньяны бизисебез бар, шуннан юаныч табабыз. Ә алар, күрәсең, язлар килгәч, бу дөньяга үзләренең кирәклекләрен болай да беләләр.

Тэглар:

87

0