
Вәрис Гали. " Бөркет тау"
17 нче көн. #әдәбимарафон2025 Ни гаҗәптер Бөркет тау елдан- ел биегәя бара кебек. Яры текәләнгәнгә микән? Элекке заманнарда аның итәгеннән, сөзәкләп кисеп, атлы юл ясаган булганнар. Алар үскәндә, анда сукмак кына калган иде инде. Ә чишмәләре һаман итәгеннән ун-унбиш метр өстәрәк, буеннан-буена тибеп утыра. Малай чагында нефтьчеләрдән: " Бу авыл су өстендә ничек утыра микән?"- дигәннәрен дә ишетеп калганы бар иде. Нурлы Аланның астында зур гына җир асты күле икән. Бик тирән дә түгел , ди. Дөрестер, чишмәләр бу кадәр күп булмас иде. Алардан бер чакрымда гына Тирәкле авылы бар, анда чишмәләр бармак белән генә санарлык. Бөркет тау итәгендә дә буеннан - буена тар гына күл хасил булган. Ә инеш әбиләре бакча башына таба ярны ашап күченгән. Тау итәгендә озак басып уйланып торды ул. Мәктәптә укыган елларында да, Казанга китеп студент булгач та, шуның иң текә, куркыныч җиреннән үрмәләп, өстенә кадәр менәсе килгәне аз булмады. Тәвәкәллеге генә җитмәде. 19 нчы бит. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ВәрисГали #Бөркеттау #Нурлатмарафончылары #Миллионтатар #58нчетөркем #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарКитапНәшрияты
109
0