
Айшанур.
Насыйп булгач гомернең Тагын бер дистәсенә Әкрен генә аяк бастым Шөкерләр итеп кенә. Булгандыр бу тормышта Агы да, карасы да. Көннәрнең дә булгандыр Начары да, яхшысы да. Гөнаһлардан азат түгел, Бу дөньяда беркем дә. Беркемгә дә үпкә, ачу Сакламадым күңелемдә. Көнләшмәдем беркайчан, Бүтәннәр бәхетеннән. Һәркемгә бәхет теләдем Бары тик чын күңелдән. Ялагайланып кемгәдер Ярарга тырышмадым. Бу мин! - дип борын күтәреп Беркайчан масаймадым. Кыйбламны югалтмадым, Дусларны мин сатмадым. Нинди хәлгә юлыксам да, Барына да чыдадым.
Сылтамалар:
102
0