16 көн

16 көн

Ак яулыклы горурлык Нинди догалар белгәнсең Иблис өнсез калырлык... Түзгән – иелмәс җаныңда Ак яулыклы сабырлык. Марсель Гали Дүрт почмаклап ак яулыгын бәйләп, Фарыз шартын үтәп бар яктан, Яңа көнен башлый Ак әбиләр, Теләк теләп: “Җиңел аяктан!” Күңел киртекләрен тигезләргә, Уйны дөрес якка борырга, Ярый әле, сез бар, Ак әбиләр, Ниятләрне пакьләп торырга. Ак бөркәнчек япкан яшь кәләштәй, Тыйнак-уйчан нурлы йөзегез. Замананы иплелеккә дәшеп, Дога булып килә сүзегез. Каенана хакын хаклагансыз, Ир сүзенә колак салгансыз, “Ярым юаш” киленне дә көйләп, Гадел-кырыс булып калгансыз. Пөхтә халык дигән даныбызны Тапламыйча, юксыл елларда Сабын кыйпылчыгын саклап кына Тоткансыз сез яулык юарга. Иңегезгә төшеп, җилфер-җилфер, Җанны тибрәндерә ак яулык. Иблис вәсвәсәсен җиңеп, шул чак Баш калкыта сизгер уяулык. Күркебез син – дүртпочмаклы яулык, Тәкъвалык һәм сафлык билгесе. Мең яшәгез, татар әбиләре – Ныклы иманыбыз өлгесе. #СанияӘхмәтҗанова #әдәбимарафон #татарстанкитапнәшрияты #әдәбимарафон2025 #татарстанязучыларберлеге #татнетныүстерүфонды #таттелеком #Чаллыәдәбимарафончылары

164

0