
Зифа Кадырова "Көтеп узган гомер"
16нчы көн #әдәбимарафон2025 -Мин китә алмыйм, - диде дә үксеп елап җибәрде. - Мин китә алмыйм, синсез дә яши алмыйм, нишләргә миңа? Михман, кире әйләнеп кайт, ата-анаңны күр дә кире әйләнеп кайт, мин көтәрмен, мин картаеп үлгәнче сине көтәрмен. Кичер мине, мин китә алмыйм. Балалар безне кичермәс, алар безне каргар, без бәхетле була алмабыз. Рушаниям, Рушаниям, - диде дә авызын учы белән кысып каплады. Башын селки-селки әрнешеп елады. Михман, ни әйтергә белмичә, аны күкрәгенә кысып кочаклады, аның да әрнешеп тәне калтырады. Ике йөрәк елый-елый ничәмә еллар хыялланган якты өметләрен күмәләр иде. Мәхәббәтне күмеп булмый ике йөрәк бергә типкәндә. Фатыйма белән Михман берсүзсез генә олы юлга таба атладылар. Белоретка бара торган юлга чыктылар, бик озак кына җәяү атладылар. Юлның икенче ягында кайчандыр Михман хезмәт иткән ябык хәрбиләр шәһәре урман эчендә яшеренеп утыра. Михман бераз шул якка нәфрәтләнеп карап торды, аннан авыр сулап, баш селкеп куйды. Фатыйманың сораулы карашына, «син сорама», диде. Аерылышу сәгате якынайган саен алар нишләргә дә белмәделәр, әле артлары белән борылып бастылар, әле бер-берсеннән күзләрен ала алмадылар. Ерак түгел борылмада олы йөк машинасы күренде. Аерылышырга сәгать түгел, минут та калмаганын тоеп, Фатыйма Михманның иске гимнастеркасына шатырдатып ябышты, күзләренә яшь тулды, иреннәре дерелдәде, тамак төбенә утырган төер чыгасы сүзләрнең юлын бүлде, әйтәсе сүзләре шундый күп иде, күңел түрендә ургылып кайнады. Әйтәсе сүзен әйтә алмыйча йөрәге ярсыды, тамагы буылды. Михман якынлашып килгән машинага кулын күтәрде, үзе Фатыймасыннан күзен ала алмады, ул да тамагына утырган төерне йота алмый, әйтәсе сүзен әйтә алмыйча газаплана. Озын-озын, юан-юан каеннар төягән йөк машинасы көчкә сызгырып килеп туктады. - Михман, мин көтәрмен, мин үлгәнче сине көтәрмен, син әйләнеп кайтырга тиеш, ишетәсеңме? Михман күз яшьләре аркылы күлмәк изүенә ябышкан Фатыйманың кулларын ычкындырырга тырышты. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЗифаКадырова #Көтепузгангомер #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды
170
0