Тәүбәгә килү

Тәүбәгә килү

...Ул төенчектəге соңгы йомырканы əрчеп ашады, термостагы чəйне чөмереп эчте дə, əйберлəрен җыеп, кабинага кереп утырды. Машина бераз тырхылдады-пырхылдады да, торган җирендə кара төтен калдырып, урыныннан кузгалып китте. Камышлы күл ягыннан авылга кайтканда юл зират яныннан үтə. Соңгы вакытта Айнурның анда туктамыйча үткəне юк – туганнарының каберлəренə күз сала, уйлана... Авылда электəн шундый тəртип килə – туганнарны бер тирəгə җирлилəр. Əнə, əнисе Биксылуныкы, картəнисе Фатиха, əнə, Гөлбикə əби – Акъəбинең кабере... Тегесе – Айдарныкы... Үткəн ел район клубларында Шəҗəрə бəйрəмнəре үтте. Шуннан соң Айнур да, ата-бабалары, нəсел-токымы хакында белешергə ниятлəп, калын дəфтəр белəн ручка əзерлəде. Əти-əнисенең, абыйсы Айдарның биографиясен теркəп куйды, картəнисе Фатиханың язмышын белеште. Дөрес, балачактан бишенче буыны – Гөлбикə-Акъəбисенең каберен, Бөркет-Төйсəкəй белəн Аййолдыз хакындагы риваятьне белə иде. Ə менə башка туганнары, ата-бабалары хакында лəм-мим. – Гөлбикə-Акъəбиеңнең язмышы кызганыч та, фаҗигале дə булды, – дип сөйлəгəн иде Галиулла бабай. – Хəтерлим, 1965 елда... йөз дə өч яшендə вафат булды. Гасырдан артык гомер! Байтак бит бу, сөбханалла! Гомеренең соңгы мизгеленə кадəр, Нурлан белəн заяга үткəн яшьлеген, казахлар янында калган ике сабые – улы Төйсəкəй белəн кызы Йолдызны сагынып, аларның язмышларын белмичə, нəсел-токымнарын күрмичə сагыш тулы əрнү белəн гомер кичерде, соңгы сулышына кадəр күктə очкан кошка карап: "Əнə, сагынып, улым Бөркет-Төйсəкəем килгəн", ə кичлəрен Ай янындагы якты йолдыздан күзлəрен алалмыйча: "Əнə, кызым Аййолдызым... мине күзəтə", – дип саташып йөрде. Ə кем ул Нурлан?... Нишлəп, ни сəбəптəн Гөлбикə-Акъəби чит халык – казахлар арасына барып юлыккан? Ə ике бала-нарасый?... Кайда, кемнəр алар? Бөркет-Төйсəкəй тау-таш, күллəр илендə Айнур исемле туганы яшəгəнен белəме икəн? Белəдер, югыйсə, туктаусыз шушы төбəктə əйлəнеп очмас иде... Ə Аййолдыз? Айнур җəйлəүдə маллар көткəндə əтисеннəн Гөлбикə-Акъəби хакында кат-кат сораша иде. Азактан белгəннəрен түкми-чəчми улы Самат

Тэглар:

310

0