16 нчы көн. Мәдинә Маликова "Тылсым"

16 нчы көн. Мәдинә Маликова "Тылсым"

Сабит агач ботакларын читкәрәк авыштырды. Ничек кенә сак кыланса да, яфраклардан шыбырдап эре тамчылар, коелып, кыз белән егетнең икесен бергә чылатты. Хәер, Мидхәт моны тоярлык хәлдә түгел иде. Һушыннан язган кешенең теле артка китеп, сулыш юлын каплау ихтималы барын исенә төшереп, ул кызның авызын ныграк ачтырып карады. Тын юллары ачык, һава үтәрлек икән. Тагын аның иреннәренә авызын терәп, кайнар сулышын өрде, күкрәгенә басты... Әледән-әле башын кызның күкрәгенә куеп, йөрәк тибешен ишетергә теләде, әмма үзенең колак шавын гына тойды.

Тэглар:

108

0