
16 нчы көн. #Әдәбимарафон2025
Айрат Галиев. Нинди бармын, шундый булып калам. Нигә аны, матур күренәм дип, Урау юллар аша йөрергә? Урау - урау, юллар алар ерак, Мин турысын әйтәм кешегә. Нинди бармын - шундый булып калам, Ялагайланмим кирәк булыр дип. Ярдәм итәм икән - чын күңелдән, Ул белмәсә, Ходай күрер дип. Көнләшмимен, ләкин үрнәк алам, Үрнәк алам Үрнәк кешедән. Кулларымнан алтын коймасам да, Ләззәт алам кылган эшемнән. Гайбәт сөйләгәнне һич яратмим, Сөйләшәм мин бары кирәксә. Баймын, ләкин минем байлыгымны, Сыйдырырлык сездә юк кесә. Кире какканнарга ачу тотмай, Киңәш бирәм үзем белгәнен, Үч алырга тырышмаем,, беләм, Озакламый үзе килгәнен.
Сылтамалар:
103
0