
16 нчы көн Әдәбимарафон2025
Очар кошка читлек кирәкми Ай-кояшны данлап сайрый кошлар, Канатлары куктә талмасын... Очып жырлыйлар hаваларда алар, Таңда кошлар моңы тынмасын!.. Тыныч булсын хава иркенендә Кошлар иле салыр бер Күпер. Очар кошка читлек кирәкми шул! Күпер аша уза бер Гомер! Күнелне назлап кошлар очалар, Азат яшәүнең кадерен белеп. Чын мәхәббәттә оя коралар, Явыз жилләр алмас үрелеп... Туган ягым күген бизи кошлар Моңлы жаным шуңамы тартыла?! Сайрашып урман-кырлар кочалар Ил күмелә моңлы бер авазга! Фойгт Энзе Нурислам
387
0