
16 нчы көн Мәдинә Маликова "Тылсым"
Ул сикереп торды да абыйсына: — Бар, машинаңны бор! — диде.— Хәзер үк больницага илтергә кирәк! Кыз нечкә сынлы булса да, тыгыз тәнле, һушсыз булганга шактый авыр иде, ләкин Мидхәт моны тоймады. Ул, ашыгырга кирәген аңлап, шул ук вакытта куе үләнгә абынудан, юл кырыендагы юеш балчыкта таеп китүдән сакланып, машинага таба атлады.
99
0