
Хәсән Туфан.Ландыш
16 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ХәсәнТуфан #Ландыш #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары #58нчетөркем Минем шактый кара куышка Ландыш кебек ап - ак киемле Доктор сеңел керде : тормыштан Сәлам булып килгән шикелле . Хәтәр иде хәлем ул чорда ... Куркытмады бу хәл тик аны . Кулымны ул алып кулына , Йөрәгемне минем тыңлады . Юатты ул : — Йөрәгең сау , абый . — Сау да , сеңелем , көне санаулы ... — Бәлки , абый , васыятең бардыр ?.. — Тапшыр илгә соңгы сәламне ... — Ландыш кебек , ап - ак киемле — Кем идең син , белмим исмеңне ? Мин ул чакта сорый алмадым , Сорый торган чак түгел иде . Мин сау , сеңелем , Син дә сау микән ? Сине бит бер Күрәсе иде . Кайтмый калган абыйларыңның Сәламнәрен бирәсе иде ... #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
125
0