
Мөҗәһит "Куаныч" Балалар өчен шигырьләр, әкият 📚 XXX #әдәбимарафон Раян Равзутдинов, 5 яшь
"АКБАЙ БУЛГАН ИКӘН УЛ" Мәктәптән кайтып барганда, Кызык хәлгә юлыктым. Каршымда бер эт күрдем дә Мин кирегә юл тоттым. Куркуын да курыкмадым, Ләкин бераз шелләдем. Артымнан кайтып килүче Мин кызларны жәлләдем. - Бу юлдан кайтмагыз, кызлар, Анда эт тора, - дидем. Менә бу урамнан кайтыйк, Әзрәк урап, - дидем. Шулчак теге эт каршыма Йөгереп килә башлады. Ә кызларыбыз, куркышып, Букчаларын ташлады. Ләйләбез, кочагын җәеп, Теге эткә омтылды. Хәйран калып карап тордык, Куркулар гел онтылды. Ул эт исә Ләйләбезнең Акбае булган икән. Аның укудан кайтканын Сагалап торган икән... 19 нчы бит #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #Мөҗәһит #әдәбимарафон #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #китап #татартеле
282
0