
16 нчы көн. #Әдәбимарафон Зифа КАДЫРОВА "Урланган яшьлек"
Зөһрә кибеттән кибеткә йөри-йөри арып бетте. Иртәгә Кәримнең апасы Сәриянең туган көне, хәтта юбилее да әле. Бигрәк сырлы инде Сәрия апа, нәрсә бүләк итәргә дә белмәссең! Кинәт аның кесә телефоны туктаусыз шалтырый башлады. - Әй Аллам, хәзер инде, хәзер кайтып җитәм! - диде ул, ашыгып кына. «Тагын кайда йөрдең, дип үзәккә үтәр инде», - дип борчылды үзе. Чынлап та, ире - бик көнчел, үз шәүләсеннән үзе көнләшә торган кеше. Яшь чакта кызык та ул: көнләшә, димәк, ярата. Ә менә шул көнләшү белән гомер буена яшәп кара. Тын да алырга бирми бит. Һәр минутың күзәтү астында. Шуңа Зөһрә юньле эшкә дә урнаша алмый, гомере буе кеше балалары артыннан чүлмәк юа. Үзләренең балалары булсын иде, ичмасам. Бәхетсезгә җил каршы, ди, Ходай бала да бирмәде бит үзләренә. Хәзер инде хыялланмый да, соң шул инде, кырыкка кереп бара, яшь чакта булмаганны… 6 нчы бит #РафаилТөхфәтуллин #урланганяшьлек #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44
101
0