
Вакыйф Нуруллин "Җавап бир кеше"
Коры печән күкерт шикелле кабынып китте һәм биш- ун минут эчендә арбасы-ние белән янып бетте. Арбаны гына булса да коткарып калырга итсә дә, Ханәфи малайны утка якын китермәде: саклап торып яндырды. Һаман әле Ханәфидән рәхим-шәфкать көтеп, тилмереп, үкси-үкси елап, арбаның тугымнары таралганчы карап торды теге малай. Шуннан соң гына өметен өзеп: «Ну, кияү тәре! Белеп тор: моның өчен үскәч иманынны укытам әле мин синең!» - дип, тыелгысыз аккан күз яшьләрен күлмәк җиңе белән сөртә-сөртә, өйләренә чабып китте.
Сылтамалар:
326
0