Вәрис Гали " Галиулла мәчете" , хикәя

Вәрис Гали " Галиулла мәчете" , хикәя

16 нчы көн. #әдәбимарафон2025 Юлга чыгып, бер җиңел машинаны туктатты да үзен Галиулла мәчетенә алып баруын үтенде. Аның ни йомыш белән йөрүе турында кызыксынып та алды шофёры. Үзләренең кичә бәлагә тарулары хакында сөйләп бирергә туры килде. - Сезмени инде ул? Өч кеше үлгән дигәннәр иде бит, - диде машина хуҗасы, гаҗәпләнеп. Мәчеткә килеп кергәч, идәнгә җәелгән затлы келәмнәрне күреп, таң калды ул. Стеналарга матур итеп, нәкышләп догалар язып эленгән. Алар берсеннән- берсе зәвыклы рамнарга урнаштырылган. Бер генә артык нәрсә дә юк. Бар җирдә пөхтәлек хөкем сөрә. - Әссәламегаләйкем! Узыгыз әйдә. Ни йомышлар китерде безгә? - дип елмаеп сәламләде аны түбәтәйле яшь егет. Башкасын төшенмәсә дә, "әссәламегаләйкем"не аңлый ул. Наил Хәмитович еш кына кан кардәшләре белән шулай исәнләшә. Русчалап эндәшергә туры килде. Керүче мосафир башка телдә сүз башлагач, егет башта аптырап калган иде, үзен тиз кулга алды. Милләттәшләре арасында да үз телен белмәүчеләр байтак бит. Евгений аңа нинди йомыш белән йөрүен сөйләп бирде, акча сузды. - Наил Хәмит улы исәнлеге өчен, башы терелсенгә " Фатиха", " Нәс" сүрәләрен укып дога кылырмын. Юлың уңсынга " Фатиха" сүрәсен, җиде тапкыр " Аятел Көрси" укырмын, - диде егет. Аның сүзләрен төшенеп җитмәсә дә, дога кылу турында әңгәмә баруын аңлап, башын кагып куйды. Догалар кылынып беткәч, хәзрәткә кушылып, ике учы белән битләрен дә сыпырып алды. " Гаҗәп икән мәчеттә, шәм кую, изге китапларын үбү дигән нәрсә юк, тиешле догаларын укыйлар да битләрен сыпыралар", - дип уйлады, чыгып барышлый. Алып менгән егет аны тыныч кына көтеп утыра иде. Хастаханәгә кадәр үк илтеп куйды. Җитәкчесе һаман аңына килә алмагандыр әле дип борчыла-борчыла гына керсә дә, реанимация бүлегендә аны шатлыклы хәбәр көтә иде: Наил Хәмитович күзләрен ачкан. Алай гына да түгел, үзенә эндәшкәннәрен дә аңлый, ди. Яши болай булгач Наил Хәмитович! Ышанып бетмәсәң, шикләнеп карасаң да, бар ул Ходай Тәгалә! Моннан соң аның барлыгына ничек ышанмыйсың! Мәчеткә кереп хәер генә биреп чыкты

Тэглар:

127

0